Untitled Document

ГЫЙЛЕМ

Сабырлы бул мөгаллимнән күргәннәргә!

Дөреслектә, белем көче алгандагы катылыкта.

Гыйлем алу җәфасын күрмәгән бер сәгать,

Наданлыгы хурлыгында яшәр тулы хәят.

Яшьлегендә укудан баш тарткан бәндәгә

Дүрт тапкыр тәкъбир әйт тере хәлдә вафатына.

Яшьләрнең затлыгы, вәллаһи, белем-тәкъвада.

Бу икәү булмаса, һич игътибар юк затларына.

 

ФАКЫЙҺ ҺӘМ СУФЫЙ

Факыйһ суфый бул, берсе генә булма!

Аллаһ хакына колак сал сүзләремә!

Берсе – каты, татымаган йөрәге тәкъваны,

Икенчесе – надан, ничек көтәргә аннан яхшыны?

Имам Мөхәммәд әл-Шәфигый (рахмәтуллаһи галәйһи)