Untitled Document

ХАККА (КОТЫЛГЫСЫЗЛЫК) СҮРӘСЕ Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

38. Күзегез белән күргәннәрегез белән, (39) күзегез белән күрмәгән  белән ант итеп әйтәмен ки: (40) һич шик-шөбһә булмасын, Ул (Коръән) иң мәртәбәле илчем (Җәбраил)нең җиткергән сүзедер. (41) Ул шагыйрь язган китап сүзе түгел. Сез әле һаман да ышанмыйсыз! (42) Ул бер күрәзәче сүзе дә түгел. Сез әле һаман да ышанмыйсыз! (43) Ул (Коръән) галәмнәрнең Раббысы тарафыннан иңдерелде! (44) Әгәр дә (Пәйгамбәрбез әйтмәгән сүзне) Безгә каршы үзлегеннән уйлап чыгарган булса иде, (45) әлбәттә, Без аны уң кулсыз калдырган булыр идек. (46) Аннан соң Без аның йөрәк тамырын буар идек. (47) Сезнең берегез дә Мине бу эштән тыя алмаган булыр иде. (48) Шик юк ки, Ул (Коръән) гөнаһлардан курыкканнар өчен катгый вәгазьдер. (49) Белеп торыгыз ки, сезнең арада (Коръәнне) ялганга санаучылар да бар. (50) Хактыр ки, (Коръән) кяферләргә хәсрәт ташучы Китап. (51) Шик юк ки, (Коръән) Хакыйкатьнең үзедер. (52) Шулай булгач, бөек Раббыбызның исемен тагын да югары күтәрер өчен гыйбадәт кылыгыз. Аңа тәсбих әйтегез!